layout
Балам - багалмам - Гульзада Хасаншина
Трек

Гульзада Хасаншина - Балам - багалмам

Текст песни 
Текст песни: Әй, тиз дә соң гомер агышлары
Язларында мәңге калалмам
Әле ярый син бар дөньяларда
Бәхетемә диеп яралган

Әле, әле кайчан гына кебек
Бишекләргә салып багылган
Бәхетләрең генә йокламасын
Балакаем, балам - багалмам

Бәхетемне бәхетле ит дидем
Күкләремнән, җирдән, сулардан
Сиңа дигән теләкләрне, Раббым
Шатлык яшем белән сугарган

Әле, әле кайчан гына кебек
Бишекләргә салып багылган
Бәхетләрең генә йокламасын
Балакаем, балам - багалмам

Яшәү чишмәсенең суларын эч
Эчкән саен артсын сусавың
Әле, балам, синең бу җиһанда
Асыл чәчкәләргә тиң чагың

Әле, әле кайчан гына кебек
Бишекләргә салып багылган
Бәхетләрең генә йокламасын
Балакаем, балам - багалмам

Бәхетләрең генә йокламасын
Балакаем, балам - багалмам
Слушать
Скачать mp3
0

Комментарии

Комментариев пока нет
Player
×
Song coverSong cover

Song coverSong cover

Текущий плейлист
Song cover