layout
Энием - Рамиль Валинуров
Трек

Рамиль Валинуров - Энием

Текст песни 
Текст песни: Җаныңны сыкраткан йөрәгең сызлаткан
Көннәрең булгандыр әнием
Тулган айга карап, серең сөйли сөйли
Бер йокысыз үткән төннәрең
Без белмәгән күңел серләрең

Күңел әрнүләрең белмәгәнем өчен
Гафу сорыйм синнән әнием
Күңел әрнүләрең булса яшермә әле
Яшермәче миннән әнием
Күңел әрнүләрең белмәгәнем өчен
Гафу сорыйм синнән әнием
Күңел әрнүләрең булса яшермә әле
Яшермәче миннән әнием
Әнием

Әйләнеп кайтканчы көттергәнем өчен
Күз карашларыңны талдырып
Керфек очларыңнан энҗе бөртекләре
Тамган өчен мине сагынып
Киткән өчен сине калдырып

Күңел әрнүләрең белмәгәнем өчен
Гафу сорыйм синнән әнием
Күңел әрнүләрең булса яшермә әле
Яшермәче миннән әнием

Кочып иңнәреңне, җылы сүзләремне
Әйтер өчен кайтам ашыгып
Гафу ит әнием, кузгатсам сагышың
Күңел кылларыңа кагылып
Кайтып киләм, каршы ал чыгып

Күңел әрнүләрең белмәгәнем өчен
Гафу сорыйм синнән әнием
Күңел әрнүләрең булса яшермә әле
Яшермәче миннән әнием
Күңел әрнүләрең белмәгәнем өчен
Гафу сорыйм синнән әнием
Күңел әрнүләрең булса яшермә әле
Яшермәче миннән әнием
Күңел әрнүләрең булса яшермә әле
Яшермәче миннән әнием
Слушать
Скачать mp3
2

Комментарии

Комментариев пока нет
Player
×
Song coverSong cover

Song coverSong cover

Текущий плейлист
Song cover