layout
Кызыл розалар - Роза Симонова, IDRISOV
Трек

Роза Симонова, IDRISOV - Кызыл розалар

Текст песни 
Текст песни: Төнге бакщада: «Яратам
Дидем сиңа беренще кат
Кызыл розалар ишетте
Сүзләремне саклап кал

Ай яктысы керфегеңдә
Йолдыз кунды күзләреңә
Шул төн минем бөтен гомер
Бәйләнде синең йөрәгеңә

Җил дә тынды, вакыт туктап
Безне тыңлады дөнья
Кызыл розалар шаһит
Минем мәхәббәтемә

Әгәр бер көн ащу килсә
Сүзләрем утка әйләнсә
Шушы төнне искә төшер
Йөрәк юлдан адашмасын

Кызыл розалар, кызыл розалар
Саклагыз сез минем сүзләрне
Үпкәләшеп китсәк бер көн
Искә төшерегез бу төнне

Кызыл розалар, кызыл розалар
Сезне алам мәхәббәткә шаһит
Мин онытсам — сез әйтегез
Ул бит сине җаныннан да артык ярата!

Кызыл-кызыл розалар
Саклагыз безнең сөюне
Кызыл-кызыл розалар
Оныттырмагыз бу төнне

Син — тормышымның бер өлеше
Авыр щакта — ныклы терәк
Синең белән генә тулы
Күкрәгемдә типкән йөрәк

Минем ялгыш сүзләремнән
Саклагыз аның күңелен
Бер үпкә дә сүндермәсен
Икәү яккан мәхәббәтне

Еллар безне сынаса да
Щәщләргә карлар кунса да
Шушы төннең җылы нуры
Йөрәкләрдә калсын һаман

Кызыл розалар, кызыл розалар
Саклагыз сез минем сүзләрне
Үпкәләшеп китсәк бер көн
Искә төшерегез бу төнне

Кызыл розалар, кызыл розалар
Сезне алам мәхәббәткә шаһит
Мин онытсам — сез әйтегез
«Ул бит сине җаныннан да артык ярата!

Гөлләр шиңәр… еллар үтәр
Ә йөрәкнең анты калыр
Дөнья безне аерса да
Мәхәббәт юл табып кайтыр

Син — минем иң тирән хисем
Син — җанымның якты ягы
Кызыл розалар, саклагыз
Безнең мәхәббәт ущагын!

Кызыл розалар, кызыл розалар
Саклагыз сез безнең сүзләрне
Бу дөньяда бар нәрсәдән
Кадерлерәк безнең сөюне

Кызыл розалар, кызыл розалар
Сезне алам гомергә шаһит
Үпкәләшсәк — кабатлагыз
Сез бит бер-берегезне өзелеп яратасыз!

Төнге бакщада: «Яратам
Дидем сиңа беренще кат
Кызыл розалар ишетте
Һәм сүзләремне саклап калды
Слушать
Скачать mp3
0

Комментарии

Комментариев пока нет
Player
×
Song coverSong cover

Song coverSong cover

Текущий плейлист
Song cover